Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 14:00

КИЯҮ ӘБИСЕН "САЗЛЫККА" БАТЫРГАН

Кияү әбисе исеменә 5 банктан кредит алган

Хокук саклау органнарына Белорет районында яшәүче 64 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Кызының ире хатынга биш кредит рәсмиләштергән һәм бу фактны яшергән.
Җинаятьчене полиция тоткарлаган. Ачыкланганча, ирнең бурычлары күп булган. Хәйләкәр кияү әбисенең документларын алган һәм бер ай дәвамында аның исеменә биш кредит рәсмиләштергән.
Ир бурычларын капламагач, коллекторлар хатынга шалтырата башлаган. Алданган хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Иргә карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фото: mgazeta.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/V-t-kiya-buldirgan-247044/

Читайте нас: