Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 12:00

ВИРУС ЧИГЕНЕРГӘ УЙЛАМЫЙ

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 766га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 75 кешедә ачыкланды. Бу хакта кичә үткән чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 766га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 75 кешедә ачыкланды. Бу хакта кичә үткән чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табиб урынбасары Мария Скотарева әйтүенчә, республикада барлыгы 62848 кеше коронавируска тикшерелгән. Соңгы тәүлектә – 5367.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарә вәкиле Венер Изикаев әйтүенчә, коронавирус белән иң күп авыручылар Уфада (274), Бәләбәйдә (49), Октябрьскийда (47).

Венер Миңневарис улы май бәйрәмнәренә кагылышлы киңәшләр дә бирде: изоляция режимын үтәргә, бәйләнешләрне арттырмаска, кунакка йөрмәскә һәм кунак чакырмаска, җыелышып күңел ачулар оештырмаска. Иң яхшысы – бер-береңне бәйрәм белән дистанцион котларга. Бакчага барганда такси яисә шәхси машинага өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә, кулларны даими юып торырга, юылмаган куллар белән биткә-күзгә тимәскә.

Брифингта Уфаның 22нче дәваханәсенең коронавируслы авыруларны дәвалаучы госпитальгә әйләнүе турында сораулар булды. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова моны раслады. Дәваханә күппрофильле булачак, анда коронавируслы авырулар да, алар белән бәйләнештә булучылар да дәваланачак, күзәтеләчәк. Республикада балаларга да, өлкәннәргә дә ярдәм күрсәтүче бердәнбер дәваханә ул.

Әле талпаннар чоры. Үзеңдә талпан тапсаң, нишләргә? Белгечләр шундый сорауларга да җавап бирде. Талпанны алганда май, майлы мазьлар кулланмаска, юылмаган куллар белән тимәскә, аны сытмаска. Травмпунктка мөрәҗәгать итәргә, талпанны тикшертергә кирәк. Гигиена һәм эпидемиология үзәге тикшерүләр үткәрә. Быел 2 энцефалит һәм 12 боррелиоз вирусы очрагы ачыкланган да.

Кемнәр коронавируска ныграк бирешә соң? Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерүләр үткәргән. Алардан күренүенчә, республикада коронавирустан савыгучылар арасында хатын-кызлар күбрәк – 98 (ирләр – 69). 14 үлем очрагының унысы – ирләр. Белгечләр моны хатын-кызларның алкоголь һәм тәмәке белән азрак мавыгуыннан, сәламәтлегенә җаваплырак булуыннан да күрә. 50 яшьне узган ирләргә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга, саклану чараларын үтәргә киңәш ителде.

Киләсе атнадан брифинглар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе үткәреләчәк. Һәрвакыттагачыа 15 сәгатьтә.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronaviruska-irl-r-nigrak-biresh-me-246836/

Читайте нас: