Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 Май 2020, 11:30

ЯЗ БӘЙРӘМЕ БЕРЕНЧЕ МАЙ

Майның беренче көне Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә Халыкара бәйрәм – Яз һәм Хезмәт көне билгеләнә. СССР чорында яшәгәннәрнең күпләре бәйрәмнең баштагы исемен хәтерлидер – Халыкара хезмәт ияләре теләктәшлек көне, ул 1886 елның 1 май вакыйгалары хөрмәтенә билгеләнгән: америка эшчеләре 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп Чикагода забастовка оештырганнар.

Советлар Союзында бу бәйрәм революция һәм сыйнфый көрәшнең символы булып торган, ул сәяси төс алган һәм сәяси эшлеклеләр, җитештерү алдынгылары портретлары, халык хуҗалыгы, фән һәм мәдәниятнең теге яки бу тармагындагы казанышларын гәүдәләндерүче лозунглар, чакырулар, плакатлар белән бизәлгән демонстрацияләр белән билгеләнә иде.

РСФСРда ул башта “Интернационал көне” дип, ә соңрак “ Беренче Май – Халыкара хезмәт ияләре теләктәшлек көне” дип үзгәртелгән һәм 1 һәм 2 майда билгеләнгән.

Беренче Май “Яз һәм хезмәт бәйрәме” дип 1992 елдан атала башлый. Анда лозунглар һәм чакырулар белән төрле партияләр, хәрәкәтләр һәм профсоюз оешмалары катнашкан.

Беренче майда халыкны профсоюз байрагы астына җыю традициясе кайбер илләрдә бүгенге көндә дә сакланган, ләкин күпчелек дәүләтләрдә бу сәяси бәйрәм итеп түгел, ә Хезмәт көне – яз килүе һәм тормыш яңаруын билгеләгән чагу бәйрәм, анда халык күңел ачулары, артистлар чыгышлары, ярминкәләр, тыныч йөрүләр һәм бик күп күңелле чаралар үткәрелә. Ә кемгәдер бу гаилә белән ял итү өчен тагын бер көн. Коронавирус пандемиясе вакытында бу бигрәк тә актуаль.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча

Фото: twitter.com

Читайте нас: