Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 Май 2020, 18:15

5 яшьлек бала егылып төшкән

Шөкер, исән калган

Кичә Уфаның Сипайлово бистәсендә гадәттән тыш хәл булган: Гагарин урамындагы бер йортта биш яшьлек кыз ачык тәрәзәдән егылып төшкән.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ата-аналарының эшкә китүеннән файдаланып, сабый тәрәзә төбенә менгән, шуннан егылып төшкән. Фатирның беренче катта булуы гына баланың гомерен саклап калган. Кызны дәваханәгә алып киткәннәр. Әлеге вакытта ул табиблар күзәтүе астында.

Коткаручылар искәрткәнчә, фатирда тәрәзә яисә балкон ачык булса, балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

Фото: newtimes.kz сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/5-yashlek-bala-t-r-z-d-n-egilip-t-shk-n-252080/

Читайте нас: