Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 Май 2020, 18:40

6 МАЙДА ПУТИН КИҢӘШМӘ УЗДЫРАЧАК

Владимир Путин 6 майда COVID-19га каршы көрәш кысаларында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырачак.

Владимир Путин 6 майда COVID-19га каршы көрәш кысаларында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Узган атнада дәүләт башлыгы гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты һәм эш көне булмаган көннәрне 11 майга кадәр озайтты. Владимир Путин, шулай ук, Роспотребнадзордан Дәүләт Советының эш төркеме белән берлектә 5 майга, 12 майдан башлап, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча киңәшләр әзерләүне сорады.

Чәршәмбе көнне Президент Хөкүмәтнең икътисадка һәм халыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, табибларны һәм медицина персоналын махсус страховкалау эше турындагы докладларын көтә.

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/12-mayda-karantinnan-chigarbizmi-251473/

Читайте нас: