Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
6 Май 2020, 22:00

СОҢГЫ ТӘҮЛЕКТӘ АВЫРУЧЫЛАР САНЫ 24кә АРТТЫ

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланды. Башкортстанда бу инфекция белән авыручылар саны 1160ка җитте.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланды. Башкортстанда бу инфекция белән авыручылар саны 1160ка җитте.

Дәваханәләрдә 440 кеше дәвалану ала. Алар арасыннан 292 кешенең хәле канәгатьләнерлек, 114 кешенең - уртача авырлыкта, 34 кеше авыр хәлдә (18е үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган).
Җиңел формада авыручы 417 кеше амбулатор дәвалану ала.

Үткән тәүлектә 30 кеше коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыгарылган. Барлыгы савыгучылар саны – 289.
Соңгы тәүлектә коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән.

24 кеше пневмония белән дәвханәгә озатылган. Аларның 24е дә коронавируска тикшерелгән.

Үткән тәүлектә 8 кеше, пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublikada-koronavirus-yoktiruchilar-24k-artti-253880/

Читайте нас: