Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 14:15

Чикләүләрне бетерүнең 3 этабын атадылар

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гомум үзизоляция сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерүнең 3 этабын атады. Ул аларны Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә атады.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гомум үзизоляция сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерүнең 3 этабын атады. Ул аларны Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә атады.

Аның сүзләре буенча, бу процесста өч күрсәткеч искә алыначак:

авыручанлык артуының темплары (ягъни вирус йоктыруның яңа очраклары), чирлеләрне урнаштырыр өчен буш койка-урыннар булуы һәм тестлар үткәрү колачлыгының күрсәткечләре.

Инкубацион чор белән бәйле бу барлык күрсәткечләр дә 1 яисә 2 атна эчендә бәяләнә”, – дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Попова үзизоляциядән чыгу этапларын ишеттерде. Тәүдә кешеләргә урамда спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итәчәкләр, соңыннан белем бирү учреждениеләре белән сәүдә нокталары эшли башлаячак. Өченче этапта парк һәм скверлар ачылачак. Әмма гражданнар дистанцияне үтәргә бурычлы.

Анна Попова шуны да искәртте: эпидемиологик ситуация начарайган хәлдә чикләүләрне янә кертергә мөмкиннәр.

Киңәшмә барышында Путин төрле төбәкләр коронавирус эпидемиясенә карата төрлечә эш итәчәк дип билгеләде. Кайдадыр чикләү чараларын йомшартырга, кайдадыр аларны саклаулары яисә тулыландырулары ихтимал диде ул.

Читайте нас: