Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 12:25

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы хезмәт куючылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республика табиблары, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы хезмәт куючылар турында язмалар сериясен бастыра башлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республика табиблары, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы хезмәт куючылар турында язмалар сериясен бастыра башлады.

Төбәк җитәкчесе 42 яшьлек Александр Шишигиннан башлады. Ул - Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире. Төбәк җитәкчесе аның фидакарьлеге һәркемгә үрнәк була ала дигән фикердә.

«Беренче 14 тәүлеклек интенсив смена вакытында коронавирус йогышына шикләнгән пациентларга меңнән артык КТ-тикшерү уздырды. Ул көненә нурланыш нигезендә башкарыла торган 70тән артык тикшеренүләр ясаган. Гадәти шартларда табиб сменага 30дан артык пациентны кабул итә», - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, 6 апрельдән 20 апрельгә кадәр Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе COVID-19 буенча каты карантинга ябылды. Әлеге медицина учреждениесендә бер үк вакытта меңнән артык медперсонал һәм пациентлар бикләнеп калды. Нәкъ менә шушы дәваханәдә коронавируслы нульле пациент табылды.
Альфира Рәхмәтуллина, 49 яшь, - Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең кардиология бүлеге һәм терпия хезмәте мөдире. Ковид-госпиталь шартларында 14 көн дәвамында тәүлек әйләнәсенә диярлек 25 пациентка медицина ярдәме күрсәтте. Үзенең бүлегеннән тыш, терапия хезмәтенең барлык бүлекчәләрендә дә кардиолог буларак обходлар үткәрде.

Фото: https://vk.com/radiyhabirov
.

Читайте нас: