Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 13:25

Объектны реконструкцияләүгә 240 миллион сум билгеләнгән

Октябрьский 1нче шәһәр дәваханәсенең беренче хирургия корпусына реконструкцияләү эшләрен 2020 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Октябрьский 1нче шәһәр дәваханәсенең беренче хирургия корпусына реконструкцияләү эшләрен 2020 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Фундамент, колонналар, подвал стеналары ныгытылган. Өч катта тәрәзәләр алмаштырылган, лифт шахтасы салынган, тиздән эчке эшләр тәмамланачак. Әле төзүчеләр корпусның тышын эшкәртү белән шөгыльләнә һәм инженерлык челтәрләре үткәрә. Контракт шартлары буенча, корпус янындагы территорияне дә төзекләндерәчәкләр.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында билгеләүләренчә, объектның төзелеш әзерлеге югары дәрәҗәдә.
Хирургия корпусын реконструкцияләү 2018 елның ноябрендә башланды. Дәүләт заказчысы – Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы – “Капитал Строй” җәмгыяте.

Хирургия корпусы Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың юбилей елында ремонтланган һәм реконструкцияләнгән йөзләгән учреждение исемлегенә керде. Объектны реконструкцияләүгә 240 миллион сум билгеләнгән.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: