Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 18:00

"СЕКРЕТ НА МИЛЛИОН"да МАРАТ БАШАРОВ ҮЗ ӘТИСЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Бу тапшыру барышында "Соңгы сер"дә артистны үз әтисе үстермәве билгеле булды

Артист Марат Бәшәров инде икенче атна рәттән НТВ каналында кичке эфирда тапшыруда катнаша. «Секрет на миллион» проектында ул үзенең хатыннары, балалары турында сөйләп бетерде.

Соңгы сер итеп артистны үз әтисе үстермәве билгеле булды. Аның әнисе беренче никахында бала таба алмый. Аннары дус кызының ире белән очрашып, бәбигә уза. Шулай итеп, ул гаиләле кешедән бала таба. Маратның әнисе Роза кабат кияүгә чыга һәм Марат үз әтисе белән аралашмый үсә. Үз гомерендә ике тапкыр - бик кечкенә вакытында һәм егет булгач ул үз әтисе белән очраша.

Һәм менә кичә тапшыруга 81 яшьлек Галимҗан Билалетдинов килде. Марат Бәшәров биологик әтисе белән елашып күреште. Әтисе «улым» дип татарча дәште. Марат та аңа татарча «утыр», диде.



Лера Кудрявцева бу ике ир-атның күңел түрендәге серләрен берәм-берәм актарып сөйләттереп, үзе дә елап бетте.



Фото: novostidnja.ru
Читайте нас: