Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 17:00

ЯНӘ 83 ОЧРАК ТЕРКӘЛДЕ

Соңгы тәүлектә Башкортстанда к-вирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда к-вирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган.

Республикада коронавирус белән авыручыларның расланган саны 1243кә җитте.

Соңгы тәүлектә коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Куркыныч вирус үткән айларда барлыгы 14 якташыбызның гомерен алып китте.

Русиянең 85 төбәгендә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 231 яңа очрагы теркәлгән, савыгучылар 23 мең 803кә арткан. Шулай ук янә 88 үлем очрагы теркәлгән.

Барлыгы Русиядә коронавирус белән авыручылар саны - 177 160ка җитте, 1625 кеше вафат булды.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: