Барлык яңалыклар
8 Май 2020, 12:00
Победа 1945-2020

"ХӘТЕР БАКЧАСЫ" СТӘРЛЕТАМАК ҖИРЕНДӘ

Русия Президенты Указы белән Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән 2020 елда, Башкортстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе, "Җиңү урманы" һәм "Башкортстан урманчылары - сугыш геройлары турында истәлеккә" республика акцияләре үткәрелә.

Русия Президенты Указы белән Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән 2020 елда, Башкортстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе, "Җиңү урманы" һәм "Башкортстан урманчылары - сугыш геройлары турында истәлеккә" республика акцияләре үткәрелә.

29 апрельдә "Бердәм Русия" партиясенең урындагы бүлекчәсе активистлары һәм яшь гвардиячеләр "Тарихи истәлек" партия проекты кысаларында Куганак участок лесничествосында, Яңа Алешкино авылыннан ерак түгел агач утыртуда катнашты. Активистлар һәм БР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре 2, 2 гектарда 10 000 дардар (ясень) һәм нарат үсентесе утыртты. Яшелләндерүдә БР урман хуҗалыгы министры М.И. Шәрәфетдинов һәм "Бердәм Русия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе И.З.Бикбаев катнашты.

Бирегә куелган истәлекле баннер агачларның якташыбыз, Советлар Союзы Герое Басманов Гавриил Иванович хөрмәтенә утыртылуын белдерә. Эшләр тәмамлангач шунда ук "Обелиск" эзләнү отряды көче белән оештырылган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән танышырга мөмкин иде.

Үзизоляция шартларында акциягә кушылырга теләге булган район халкы йорт яны участколарында, бакча участокларында агач утырта һәм агачларын "Хәтер бакчасы-2020" порталында интерактив картага кертә ала. Ресурс теркәлү һәм бу вакыйга турында искә төшереп торачак электрон сертификатны алу өчен утыртылган агачның кемгә багышланганын әйтү мөмкинлеген карый. Акциянең төп максаты - Русия һәм БДБ территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион ватандашыбызның һәркайсына истәлеккә 27 миллион агач утырту.

Читайте нас: