Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 Май 2020, 14:00

ИРТӘГӘ ТҮГЕЛ, БҮГЕН ЯРДӘМ ИТ!

Ветераннар парадта йөрүчеләр генә түгел, бу барыннан да бигрәк бүгенге заманча җәмгыятьтә кайвакыт яшәве җиңел дә булмаган кешеләр. Һәм алар яшиләр. Авырыйлар да, көнкүреш проблемалары да бар. Олы яшьтә булганга еш кына проблемаларын үзләре генә хәл итә алмый.

Талач авылыннан сугыш ветераны Әһлиуллин Габдрәшит Хәмит улы яз көне өе түбәсеннән су үтүен күрә. Көннәр матурлангач урындагы халык төзүчеләр белән аны профлистка алыштырып бирә. “ИнвестРайСтройЗаказчы” җәмгыяте директоры Алексей Иванович Бережнев финанс ярдәме күрсәтә. Авыл халкы һәм эшкуар ярдәмендә почетлы якташыбызның бер проблемасы булса да кимегәндер дип ышанабыз.

Ветераннар... Алар бик аз калды. Баш очындагы аяз күк йөзе, өстәлдәге җылы икмәк өчен аларга рәхмәт әйтәсе, ничек тә ярдәм итәсе килә. Алар тынычлык өчен кайвакыт гомерләрен дә аямаган. Алар өчен төп бүләк – игътибар.

Без Җиңү, безнең киләчәк, җир йөзендә тормыш өчен тылда һәм фронтта көрәшкәннәрнең балалары. Кулдан килгәнне без эшләргә бурычлы!

Читайте нас: