Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 Май 2020, 12:10

ПАССАЖИРЛАР АВТОБУСЫ ЯНГАН

Бу хәл Стәрлебаш трассасында булган

Кичә, 7 майда, кичке 5 сәгать тирәсендә Башкортстанның Стәрлебаш районы трассасында автобус янган. Кыргыз-Миякә – Стәрлебаш юлының 41нче чакрымында “Газель Next” автобусына кинәт ут капкан.
ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, автобус Стәрлетамак – Стәрлебаш – Яңгырча маршруты буенча барган. Бу вакытта салонда биш пассажир һәм 34 яшьлек шофер булган. Бәхеткә, гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән, транспорт чарасыннан чыгып өлгергән.
Әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.


Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/St-rlebash-yulinda-avtobus-yangan-257059/

Читайте нас: