Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
11 Май 2020, 21:15

12 майдан эш көннәре башлана

Владимир Путин сак булырга чакырды

Русия президенты Владимир Путин бүген киңәшмә үткәрде. Анда коронавирус буенча илдәге хәлгә күзәтү ясалды, шул исәптән 11 майдан соң да үзизоляцияне дәвам итү мөмкинлекләре каралды.

Ил башлыгы 12 майдан гадәти тормышка саклык белән һәм бик җай гына кайтырга рөхсәт бирде. Дөрес, һәр төбәк коронавирус эпидемиясенә карата төрлечә эш итәчәген дә басым ясады ул. Кайдадыр чикләү чаралары йомшартылырга мөмкин, кайдадыр алар сакланачак. Барысы да чирнең таралуына бәйле.

Башкортстанда исә коронавирус йоктыручылар саны һаман арта гына бара.

Читайте нас: