Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
11 Май 2020, 17:00

ИГЛИНДА ЯҢА БАЛАЛАР БАКЧАСЫ БУЛАЧАК

Иглин районы үзәгендә 260 урынлык, мәйданы 3000 квадрат метрдан артык булган ике катлы балалар бакчасы төзелә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада яңа балалар бакчалары төзү дәвам итә.

Иглин районы үзәгендә 260 урынлык, мәйданы 3000 квадрат метрдан артык булган ике катлы балалар бакчасы төзелә.

Төзелеш объектының заказчысы – Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы – “Эстра” җәмгыяте. Төзелеш былтыр ноябрьдә башланган иде, 2020 ел ахырына кадәр аны тәмамларга исәп тоталар.

Әлеге вакытта булачак балалар бакчасының бинасы күтәрелгән, тәрәзәләр урнаштырылган, түбәне монтажлау тәмамлана. Тышкы бизәкләү эшләре өлешчә башкарылган. Әле төзүчеләр җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, канализация һәм яктылык системалары урнаштыру белән шөгыльләнә.

Соңыннан җиһазлар, мебель урнаштырылачак, объектның территориясе төзекләндереләчәк.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Iglinda-ya-a-balalar-bakchasi-t-zel-262091/

Читайте нас: