Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
11 Май 2020, 16:50

ИЮНЬДӘ ӨЧ КӨН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ

Июнь аенда Русия көнен бәйрәм итү белән бәйле тагын бер озын яллар көтелә

Май бәйрәмнәре ахырына якынлашып килә. Тик июнь аенда Русия көнен бәйрәм итү белән бәйле тагын бер озын яллар көтелә.

Русия көне ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Хезмәт кодексы буенча, бу көнне эшләми торган бәйрәм ялы булачак. Быел бу истәлекле бәйрәм җомга көнгә туры килә. Шуңа күрә русиялеләр өч көн — җомга, шимбә һәм якшәмбе ял итәчәк.

Шул ук вакытта 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Alda-ozak-yallar-k-t-262076/
Читайте нас: