Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
11 Май 2020, 16:40

ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮЛӘР НИНДИ КҮЛӘМДӘ ТҮЛӘНӘЧӘК

Ил Президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында бәйрәм алдыннан игълан иткән иде. Башкортстан коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә Русия Хөкүмәтенең резерв фондыннан 29 миллион 677 мең сум алачак.

Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларга өстәмә түләү аена 80 мең сум тәшкил итәчәк.

Урта медицина персоналына – фельдшерларга, шәфкать туташларына – 50 мең сум. Кече медицина персоналына – аена 25 мең сум. Коронавируслы авырулар белән эшләүче ашыгыч ярдәм табиблары да 50 мең сум өстәмә алачак. Фельдшерлар, шәфкать туташлары, водительләр – 25 мең сум.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируслы пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә төбәкнең дәртләндерүче түләүләрен булдыру турындагы указга кул куйды. Урта медицина персоналы – 15 мең, кече медицина персоналы 5 мең сум алачак. Югары белемле хезмәткәрләргә 25 мең сум түләнәчәк.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Meditsina-hezm-tk-rl-re-nich-sum-st-m-t-l--alachak-262157/

Читайте нас: