9 майда Башкортстанның Туймазы районында теплица комплексында һәлак булган алты кешенең шәхесләре ачыкланды.
«Вести-Башкортостан» хәбәр иткәнчә, алты кеше: өч ир-ат һәм өч хатын-кыз янгын корбаны булган. Теплицаның иң яшь хезмәткәренә 21 яшь була. Шулай ук ике ирнең - 32 яшьлек уфалының һәм Дүртөйледә яшәгән 38 яшьлек ирнең шәхесләре ачыкланган.
Һәлак булган ике хатынга 38 һәм 40 яшь булган. Икесе дә Дүртөйле районыннан. Өченче хатын-кызның яше ачыклана.
9 май иртәсендә районның Тимер авылында теплица комплексында янгын чыга. Янгын сүндерү барышында теплицаның алты хезмәткәренең гәүдәсе табыла.
Бер ир янгын вакытында бинадан чыгып өлгерә. Ул пешә һәм дәваханәгә китерелә.
Фото:
vk.com