Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
12 Май 2020, 18:30

«Башкортстан ихаталары» республика программасы гамәлгә ашырыла

Быел «Башкортстан ихаталары» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 380 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырыла.

Быел «Башкортстан ихаталары» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 380 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырыла.

Бу максатларга 1,77 миллиард сум сарыф итәргә планлаштыралар. Шуның 1,67 миллиард сумы - республика бюджетыннан (94 процент). Элегрәк «Башкортстан ихаталары» программасына 2 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган иде. Тик анти-короновирус чараларын финанслау белән бәйле рәвештә 197,6 миллион сумга коррекция һәм кыскарту үткәрелгән.

Башкортстан Премьер–министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә 29 апрельдә 37 муниципалитетта төзелеш-монтаж эшләре башланган, 26сында агымдагы атнада башларга планлаштыралар, дип сөйләде. Быел 148 подрядчы оешма ишегалларын комплекслы төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.

- Барлык муниципалитетларга да республика Башлыгының югары әзерлек режимын кертү турындагы указы таләпләрен үтәү, шулай ук барлык объектларда да объект паспортларын мәҗбүри урнаштыру, төзелеш мәйданчыкларын койма белән уратып алу буенча бурычлар куелды. Барлык тәкъдим ителгән үрнәкләр җибәрелде. 9 октябрь - ишегалларын төзекләндерү буенча барлык эшләрне тәмамлау вакыты, - дип билгеләп үтте Борис Беляев.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: