Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
12 Май 2020, 13:00

Әлегә түзәргә кирәк

Владимир Путин киңәшмәдә катнашучыларга интернатлар, картлар йортлары эшенә игътибар итәргә кушты.

65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр үзизоляция режимын сакларга тиеш. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин 11 май көнне милләткә мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Кадерлеләрем, гел генә өйдә тору, балаларыгыз, оныкларыгыз белән күрешмичә яшәү җиңел түгеллеген аңлыйм. Әмма әлегә түзәргә кирәк. Бу буш сүзләр түгел, бу гомерне саклап калу дигән сүз. Чикләүләр режимы әлегә саклана, чөнки без сезнең өчен борчылабыз, бу хәвеф тизрәк үтсен өчен, сезне вирустан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — диде Владимир Путин.

Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга интернатлар, картлар йортлары эшенә игътибар итәргә кушты.
“Биредә яшәүче кешеләр аерым игътибар таләп итә, күпләрендә хроник авырулар булу сәбәпле, алар икеләтә кайгыртучанлыкка мохтаҗ”, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Путинның морәҗәгатеннән соң Радий Хәбиров Башкортстанда үзизоляция режимын 12 майдан гамәлдән чыгаруы турында хәбәр итте. Һәм шулай ук өлкән яшьтәгеләрне кайгыртып, 65 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә кичке 18:00 дән иртәнге 6:00 гә кадәр урамга чыгу тыелуы турында хәбәр итте.

Читайте нас: