Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 Май 2020, 12:15

Республикага Чаянда чыганагында эшләүче 140 вахтачы кайтты

Бүген “Уфа” аэропортына “Якутия” авиакомпаниясенең SYL-9238 Талакан - Уфа рейсы төште. Республикага Чаянда чыганагында эшләүче 140 вахтачы кайтты.

Бүген “Уфа” аэропортына “Якутия” авиакомпаниясенең SYL-9238 Талакан - Уфа рейсы төште. Республикага Чаянда чыганагында эшләүче 140 вахтачы кайтты.

Самолет килеп төшү белән санитар табиблар һәм аэропорт вәкилләре бортка күтәрелде.

Пассажирларның тән температурасын тикшерделәр, трап янында көткән автобусларга утыртып, обсерваторларга озаттылар. 60 кеше - “Танып” шифаханәсенә, 80 кеше “Родник здоровья”га юнәлде.

Рейсны хезмәтләндерүче аэропорт хезмәткәрләре хәвефсезлек чараларын катгый үтәде, шәхси саклану чараларын кулланды. Пассажирларның багажы да, самолет та “Республика дезинфекция үзәге” тарафыннан дезинфекцияләнде.

Фото: pobeda.rbsmi.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: