Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 Май 2020, 16:15

ТӨП ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

РФ ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ 2020 ЕЛ 11 МАЙДАГЫ МӨРӘҖӘГАТЕНДӘ ӘЙТЕЛГӘН ТӨП ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

РФ ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ 2020 ЕЛ 11 МАЙДАГЫ МӨРӘҖӘГАТЕНДӘ ӘЙТЕЛГӘН ТӨП ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

  1. Балигъ булмаган һәр балага 10ар мең акча түләнәчәк. Моның өчен ата-аналар яки опекуннарның гади электрон гаризасы җитә. Бу элегрәк кертелгән ярдәм чараларын бетерми, ә шуларга өстәп бирелә. 3 яшькәчә балаларга аена 5 мең сум акчаны (апрельдән июньгәчә) ана капиталын алу хокукы булганнар гына түгел, ә шул яшьтәге балалары булган һәр гаилә алачак; аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга яшәү минимумының ½ өлеше (1 июньнән – бер тапкыр алдагы айларга, ягъни уртача алганда һәр балага 33 000, арытабан – ай саен) һәм әти-әнисенең берсе яки икесе дә эшсез калган һәр балигъ булмаган балага аена 3әр мең сум (апрельдән-июньгәчә) түләнәчәк. Моннан тыш, балага пособие күләме ике тапкыр арттырылды.
  2. Кредитның барлык суммасын дәүләт исәбенә каплату мөмкинлеге белән зыян күргән предприятиеләргә хезмәт хакы түләү өчен 2 процентлы кредит. Президент бизнесны яклауның яңа чарасын кертә – 2021 елның апреленә кадәр түләп бетерү шарты белән зыян күргән предприятиеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә 2 процентлы льготалы кредит. Предприятие бу чорда хезмәткәрләр мәшгульлеген 90 % кимәлдә саклап калган очракта кредитның барлык суммасын һәм процент ставкасы суммасын дәүләт каплатачак. Хезмәткәрләр мәшгульлеге 80 % калса – сумманың ½ өлешен.
  3. 2020 елның икенче кварталына төп салым түләүләре һәм страховка взнослары бетерелә. Президентның 2020 елның апрель, май һәм июненә зыян күргән тармакларга һәм НКОга социаль ориентирлашкан предприятиеләр өчен салым түләүләрен (өстәмә бәягә салымнан тыш) һәм страховка взносларын бетерү кече һәм урта бизнес, шулай ук социаль ориентирлашкан НКО өчен яңа ярдәм чарасы булачак.
  4. Үзмәшгуль гражданнар 2019 елда түләгән салымнарын кире алачак. Рәсми рәвештә үзмәшгуль статусын алган һәм һөнәри табышка салым түләгән Русия гражданнары Президент карары белән 2019 елда түләгән акчаларын кире алачак. Моннан тыш, үзмәшгуль гражданнар бер минималь хезмәткә түләү күләмендә салым капиталы алачак.
  5. БАЛАГА 10 000 СУМНЫ АЛУ ӨЧЕН 6 ШАРТ

    1. Яше 3тән 16га кадәр (16 яшь 2020 елның 1 июленә кадәр тулмаган булырга тиеш).

    2. Ата-аналар да, балалар да – Русия гражданнары булу.

    3. Гаризаны 12 майдан 1 октябрьгәчә бирергә мөмкин.

    4. Гаризаны Дәүләт уңайлыкларында һәм Русия Пенсия фондының шәхси кабинетында бирергә була (11 майга заявка формасы юк әле).

    5.Документлар – бары тик гариза, белешмәләр кирәкми.

    6. Түләү 1 июньнән башлана.

    Акчаны алу өчен гаиләнең кереме һәм эше булу-булмавы мөһим түгел, ул бер тапкыр һәр балага түләнә.

    Фото: vzglyad.info

    Читайте нас: