Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 Май 2020, 12:35

Яңа дәваханә 25 майга әзер булырга тиеш

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районындагы йогышлы авырулар клиника-диагностика үзәгенең төзелеш барышы белән танышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районындагы йогышлы авырулар клиника-диагностика үзәгенең төзелеш барышы белән танышты.

Республика җитәкчесе төзелгән корпусларны, медицина хезмәткәрләре өчен тулай торакны карады, актуаль мәсьәләләрне тикшерде, яңа дәваханәнең 25 майга беренче пациентларны кабул итәргә әзер булырга тиешлеген ассызыклады.

– Бу объект безгә бик кирәк. Коронавируслы авыруларга биредә махсус ярдәм оештырырга телибез. Республиканың медицина тармагы зыян күрергә тиеш түгел, бу объект иң беренче чиратта шуның өчен төзелә дә, – диде Радий Хәбиров. – Бу безнең өчен кызыклы тәҗрибә дә. Тыштан миңа бик ошый. Эчтә ничек уңайлы булачагын карарбыз. Бу тәҗрибәне без киләчәктә ФАПлар, авыл табиблык амбулаторияләре төзегәндә куллана алабыз.

Төзелүче үзәк 16 мең квадрат метр мәйданлы, тиз күтәрелеп куела торган бер катлы комплекслардан гыйбарәт. Ул 100 бокслы палаталардан, 82 бокстан һәм 18 реанимациядән торачак. Үзәктә диагностика, дезинфекция бүлекләре, лаборатория, даруханә һәм үзәк стерильләштерү бүлеге булачак. Дәваханә 470 кешене кабул итә алачак.

Төзелеш белән беррәттән, территорияне яшелләндерү, агачлар утырту, тротуарлар булдыру башкарыла.

Фото: gtrk.tv

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: