Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 16:00

АГАЧЛАР УТЫРТАБЫЗ, КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНАБЫЗ!

Район халкы “Өең янында агач утырт” акциясенә актив кушылды – Эстетика елында бу гомум төзекләндерү эшенә үзеңнең өлешеңне кертүдә яхшы мөмкинлек. “Һәр кем өе янында бер генә агач утыртса да, авылларыбыз күпкә матуррак булыр иде”, - дип исәпли Усылы авыл биләмәсе башлыгы Юрис Вахитов.

Район халкы “Өең янында агач утырт” акциясенә актив кушылды – Эстетика елында бу гомум төзекләндерү эшенә үзеңнең өлешеңне кертүдә яхшы мөмкинлек. “Һәр кем өе янында бер генә агач утыртса да, авылларыбыз күпкә матуррак булыр иде”, - дип исәпли Усылы авыл биләмәсе башлыгы Юрис Вахитов.

Авылдашларының пандемия чорында бурычын җиңеләйтү өчен ул акциядә катнашырга теләгән кешеләр өчен шәхси питомниктан үсентеләр кайтарып бирүне оештырган. Усылыларның күбесе зәңгәр чыршылар утыртуны хуп күргән.

Менә Түбәнге Усылыдан Сәйфетдиновлар гаи- ләсе дә апрельнең соңгы көннәрендә көрәк һәм бидрәләр алып, өч төп ылыслы агач утыртырга урамга чыккан.

-Без йорт янына агач утыртуны дәвам итәрбез дип тора идек инде, - дип уртаклашты хуҗалар Флүс Фәнис улы һәм Ризида Рәшит кызы, - шундый мөмкинлекне кулдан ычкындырып булмый инде! Без авылыбызны яратабыз, биредә туып үстек, бер сыйныфта укыдык, гаилә коргач әлеге йортны салып чыктык. Әле без фермерлык эше белән шөгыльләнәбез – савым сыерлары асрыйбыз, йортыбыз матур булуын телибез. Акциягә авылдашларыбыз: Шәфыйковлар, Кәлимуллиннар һәм башкаларның да кушылуы куанычлы, өебез янына агач утыртабыз да, тулы бер урам матурланып китә!

Сәйфетдиновларның 4 баласы бар, олылары үскән инде – кемдер югары уку йортында белем ала, кемдер эшли, ә менә кече кызлары Азалия әти-әнисе белән яши, 5 нче сыйныфта “тик яхшы” билгеләренә укып йөри. Бәләкәй генә булуына карамастан, ул үз кулларың белән агач утыртып үстергәннән соң аны һич тә кисәсе килмәячәген яхшы аңлый.

Сәйфетдиновларның теплицасында бакча культуралары үсеп килә. Анда чәчкәләргә дә урын табылган. Вакыт җитү белән яшь ылыслы агачлар янәшәсендә матур чәчкә түтәлләре дә булдырга ниятлиләр: тирә-якка ямь биреп утырсыннар...

Түбәнге Усылыда шул ук урамда Бөек Ватан сугышында катнашкан Әскаров Мирсәет Мотаһар улы да яши. Җиңүнең юбилейлы елында, июнь аенда аңа 93 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, элекке фронтовик һәм оста пулемётчы, тыныч чорда орденлы комбайнчы изге башлангычтан читтә калырга теләми – аның өе янында да яшь буынга бәхетле тормыш бүләк иткән батырларны онытмауларын, җирдә тынычлыкны саклауларын үтенүне гәүдәләндереп, ылыслы агачлар үсәчәк.

Л.МАШКИНА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.
Читайте нас: