Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 13:30

Башына кирпеч белән сугып үтергән

Хәйбулла районының Акъяр авылында коточкыч хәл булган

Республика Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, бу хәл Хәйбулла районының Акъяр авылында булган.

Мәрхүмәнең мәетен 6 май көнне ташландык икмәк кабул итү предприятиесе территориясендә табып алалар. Тиздән шикләнелүченең шәхесен ачыклыйлар. Ул 52 яшьлек урындагы ир булып чыга.

Тикшерү версиясе буенча, 2 майда ир-ат һәм ике хатын-кыз спиртлы эчемлекләр кулланган. Ир-ат белән хатын-кызларның берсе арасында низаг килеп чыккан, ир аның башына кирпеч белән берничә тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән хатын шунда ук үлгән. Зыян күрүченең дус кызы, үз гомере өчен хәвефләнеп, тиздән качкан.

Хәзерге вакытта кулга алынучылар белән кылынган җинаятьнең барлык шартларын һәм аны кылу сәбәпләрен билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Фото: gkekodomstroi.ru

Автор: Ример Насретдинов

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Yazikovo-avilinda-ya-a-hirurgiya-korpusi-achildi-265192/

Читайте нас: