Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 12:35

Ерак авылларда да интернет булачак

Санлы үсеш министрлыгы ерак торак пунктларны интернет белән тәэмин итү өчен дәүләт-шәхси партнерлык проектын тормышка ашырырга ниятли.

Санлы үсеш министрлыгы ерак торак пунктларны интернет белән тәэмин итү өчен дәүләт-шәхси партнерлык проектын тормышка ашырырга ниятли.

Ведомство башлыгы Геннадий Разумикин Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә якындагы «Инвестиция сәгатендә» кәрәзле элемтә операторларының берсе белән берлектә эшләнгән проектны карарга тәкъдим итте. Финанс өлешен 60/40 бүлү күздә тотыла. Зур өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш, инвестор азрак тәэмин итәргә алына. Тормышка ашыру вакыты - 1 ел.

Министр социаль әһәмиятле объектларны санлаштыру, халыкны интернет белән тәэмин итү буенча гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыручы операторларның шөгыльләнмәвен искәртте.

Шикаятьләрнең күпчелеге җепселле-оптик элемтә линиясе булган торак пунктлардан килә, әмма йортларга кадәр челтәр барыт җитмәгән, йә куәт җитмәү сәбәпле, барлык теләүчеләрне тоташтыру мөмкинлеге юк. Ведомство нәкъ менә шундый ситуацияләргә игътибар бирергә тәкъдим итә.

Интернетлаштыру кимендә 250 кеше яшәгән бистәләрдә үткәреләчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Avillarda-Internet-bulachak-264566/

Читайте нас: