Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 12:10

Коронавирус буенча безнең ил икенче урынга чыкты...

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар 80гә артты. Шулай итеп, Башкортстанда авыручылар саны 1647гә җитте.

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар 80гә артты. Шулай итеп, Башкортстанда авыручылар саны 1647гә җитте.

468 кеше стационарларда дәвалана. Әле 46 пациентның хәле авыр, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
697 кеше амбулатор дәвалана. 30 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 466.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан янә бер үлем очрагы теркәлгән – 1953нче елгы хатын-кызда инфекциядән тыш бронхиаль астма һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруы булган.

Барлыгы республикада 124 740 тикшерү үткәрелгән. Инфекциягә тикшерүләр күләме көннән-көн арттырыла бара.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе вәкиле Венер Изикаев Русиянең коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда икенче урынга чыгуын хәбәр итте. Әле илдә барлыгы 232243 кеше инфекция йоктырган. Соңгы тәүлектә авыручылар саны 10899га арткан.
Башкортстанда 12 медицина учреждениесендә чикләү чаралары кертелгән. Иң күп авыручылар Уфада – 500. Аннан кала Нефтекама – 238, өченче урында Бәләбәй – 54.

Белгечләр, изоляция шартлары йомшартылу сәбәпле, саклану чараларын онытмаска, үзеңә һәм якыннарыңа игътибарлы булырга киңәш итте. Коронавирус – предмет өслекләрендә дә озак вакыт саклана алучы вирус. Аның иң еш йогу очрагы – кешедән кешегә. Шуңа битлек киюгә җитди карарга кирәк.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortsanda-yan-ber-lem-ochragi-il-ikenche-uringa-chikti-264581/

Читайте нас: