Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 14:30

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Аерым эпидемиягә каршы хәл чорында көн саен графикка ярашлы гомум файдалану урыннары дезинфекцияләнә. Бу 360 подъезд, 77 балалар һәм 5 спорт мәйданчыгы, контейнер мичкәләре һәм чүп-чар түгү мәйданнары, лифтлар. Авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә РФның яңа коронавирус инфекциясе белән хәлләр имин булмаган субъектларыннан кайткан гражданнарның үзизоляция режимын үтәвенә контроль ясала.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 517 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 36, торак-көнкүреш мәсьәләләре – 2, консультация ярдәме – 479. 7 янгын булды. Коры үлән янды: 7 майда Николаевка авылында (1 га мәйданда), 9 майда Олы Куганак авылында (3 га). Чүп-чар янды: 6 майда Заливной авылында (20 кв.м), 7 майда “Илмень” бакчачылык ширкатендә (2 кв.м), 8 майда Заливной авылына борылганда КамАЗ автомобиле әрҗәсендә, 9 майда Мариинский авылы янында (100 кв.м). 8 майда Константиноградовка авылында янгын булды. Агач мунча һәм абзар түбәсе янып, җимерелеп төште. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Район юлларында30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. 6 майда Стәрлетамак-Салават трассасында Васильевка авылына кергән урында ВАЗ 21102 автомобиленә ут каба. Корбаннар юк.

Аерым эпидемиягә каршы хәл чорында көн саен графикка ярашлы гомум файдалану урыннары дезинфекцияләнә. Бу 360 подъезд, 77 балалар һәм 5 спорт мәйданчыгы, контейнер мичкәләре һәм чүп-чар түгү мәйданнары, лифтлар. Авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә РФның яңа коронавирус инфекциясе белән хәлләр имин булмаган субъектларыннан кайткан гражданнарның үзизоляция режимын үтәвенә контроль ясала.

12 майга торышы буенча 41 012 га мәйданда сабан ашлыгы чәчелгән, бу 47 % тәшкил итә, 1 653 га (12 %) пар җирләре эшкәртелгән, 10 460 га (13 %) химик уталган, 26 664 тонна (10%) органик ашлама чыгарылган. 417 берәмлек техника (86 %) техник тикшерү үткән.

Юлларда чокыр-чакырларны ремонтлау тулы көченә бара. Район автоюлларында чокырлар100 процентка тикшерелгән. 322 чокыр ремонтланган, бу 2 151 кв.м тәшкил итә. Айгөл, Рязановка, Яңа Федоровка, Мәкъсүт авылларында бу эш башкарылган. Помряскино авылы һәм Күчәрбай авылына кергән урында эшләр дәвам итә.

Җиңү көненә бәйрәм чараларына анализ ясалды. Эпидемиологик хәлгә карамастан, районда проектлар комплексы гамәлгә ашырылган, алар ветераннарны һәм тыл эшчәннәрен адреслы котлау, шулай ук халыкның бу вакыйгага катнашу атмосферасын булдыру мөмкинлеге бирде. Бәйрәм барлык авыл биләмәләрендә үтте. Азык-төлек товары базарындагы хәлләр район Хакимияте башлыгының даими игътибар үзәгендә. 52 төр азык-төлек һәм азык төлеккә карамаган товарлар сату нокталарында аерым товарларга уртача ваклап сәүдә итүгә мониторинг үткәрелде. 4-12 майда социаль әһәмиятле һәм беренчел кирәк-ярак товарларга уртача ваклап сату бәяләре элеккечә калды. Районның сәүдә объектлары гадәти режимда эшли.

Шулай ук оператив киңәшмә барышында районның ихата территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү, су белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Хакимият башлыгы йөкләмәләрен үтәү, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 27 мөрәҗәгать килгән, алардан 18 – гариза, 9 – шикаять. Социаль челтәрләр аша башлыкка 7 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: