Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 Май 2020, 13:00

Языковода хирургия корпусы ачылды

Благовар районының Языково авылында үзәк район хастаханәсенең яңа хирургия корпусы ачылды. 35 койкага исәпләнгән заманча бүлек 335 миллион сумга төзелгән

Благовар районының Языково авылында үзәк район хастаханәсенең яңа хирургия корпусы ачылды. 35 койкага исәпләнгән заманча бүлек 335 миллион сумга төзелгән. Хирургия корпусы, азык-төлек блогы, шулай ук сигез автомобильгә исәпләнгән җылы стоянка бинасы төзелеше 2017 ел ахырында ук башланган булган. Бу хирургия корпусы 2018 елның маенда Владимир Путин раслаган «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру максатында барлыкка килгән. Бүген өч катлы хирургия корпусы барлык таләпләрне исәпкә алып, җылыту, вентиляция һәм лифт җиһазларын урнаштыруның яңа технологик чишелешләрен кертү белән төзелүе бик мөһим. Барлык бүлмәләр дә тиешле заманча корылмалар һәм мебель белән җиһазландырылган.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче катта хастаханәнең кабул итү бүлеге, ашыгыч ярдәм станциясе һәм поликлиниканың бүлмәләре урнашкан. Хирургия бүлеге икенче катта, һәм ул 18 койкадан тора, ә эренле бүлегендә 17 койка - өченче катта урнашкан. Бинаның үзәк өлешендә лифтлар урнашкан, аларның берсе янгын сүндерүчеләрне күтәрү өчен дә каралган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Благовар районында яшәүчеләр өчен бу мөһим вакыйга турында фикерен җиткерде. Хирургия бүлеге яңа заманча корпуска күчкәч, тулай торак бинасы табибларны торак белән тәэмин итү өчен файдаланачагын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, төбәк җитәкчелегенең максаты - бүген шәһәр һәм район хастаханәләрендә медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен башкала клиникаларында кебек үк уңайлы шартлар тудыру.

Автор : Каспранова Ләйсән
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: