Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 18:50

ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ МОХТАҖЛАРГА ГЫНА БИРЕЛӘЧӘК

"...Торак шартларын аңлы рәвештә начарайту фактлары ачыкланачак, мондый гражданнар чираттан төшереләчәк. Участоклар чыннан да мохтаҗ кешеләргә биреләчәк", – дип аңлатты Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары индивидуаль торак тозелеше өчен җир участокларын бушлай алу өлкәсендә ихтимал булган махинацияләрне контрольдә тотарга тәкъдим итә. Парламентның якындагы пленар утырышында моның өчен «Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында»гы республика законына үзгәрешләр кертеләчәк. Мондый җир участоклары беренче чиратта, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, инвалид балалы гаиләләр һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган гаиләләргә, алар торак мәсьәләсен хәл итә алсын өчен тапшырыла.

"Кызганычка каршы, льготалы категориягә эләгү өчен, гражданнар үзләренең матди хәлен аңлы рәвештә начарайта торган очраклар билгеле. Мәсәлән, бушлай җир участогы алу максаты белән күчемсез милекләрен саталар. Ә шул вакытта күп балалы һәм аз керемле гаиләләр еллар буе чиратта тора һәм торак проблемасын хәл итә алмый. Закон проекты мондый махинацияләрне булдырмауга юнәлдерелгән. Торак шартларын аңлы рәвештә начарайту фактлары ачыкланачак, мондый гражданнар чираттан төшереләчәк. Участоклар чыннан да мохтаҗ кешеләргә биреләчәк", – дип аңлатты Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Закон проектында торакларын сатып, яки башка гамәл кылып торак шартларын начарайткан гражданнар, килешүләр кылган көннән алып биш елдан соң гына бушлай участок алуга чиратка куелачак. Күрсәтелгән гамәлләр кылу фактын билгеләү өчен җир кишәрлекләре бирүгә кирәкле документлар исемлеге, мөрәҗәгать итүченең, шулай ук аның гаилә әгъзаларының күчемсез милеге хакындагы мәгълүмат әлеге вакытта булган объектларга гына түгел, ә моңа тиклем булган күчемсез милек объектларына булган күчермәләр белән тулыландырылачак.

“Февраль аенда без җир участогы урынына 250 мең сум акча алу хокукы бирүче законны кабул иттек. Дәүләттән акча алу мөмкинлеге уңаеннан бу өлкәдә дә махинацияләр артырга мөмкин. Ярдәм чыннан да аңа мохтаҗ кешеләргә барып җитсен өчен контрольне көчәйтергә кирәк”, – дип билгеләп үтте Константин Толкачев.

Читайте нас: