Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 18:05

ДОНОРЛАРГА АКЧА ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР

Коронавирустан терелгән кешенең плазмасы күпләрне шушы чирдән коткарырга мөмкин.

Коронавирустан терелгән кешенең плазмасы күпләрне шушы чирдән коткарырга мөмкин.

Бүгенге оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров "2020 елда ковидка каршы плазма донорларына акчалата түләүләр билгеләү турында" указга кул куюын белдерде.

Ягъни, яңа коронавирус инфекциясеннән терелгән һәм канын тапшырган кешеләргә акча түләнәчәк. Аерым алганда, 300 мл кан тапшыручыларга — 2500 сум, 450 мл — 3750 сум, 600 мл өчен 5 мең сум акча түләнәчәк.

“Әллә ни зур акча түгел, ләкин безнең өчен сезнең кан бирүегез бик мөһим. Ул әллә күпме гомерләрне саклап калачак”, — диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы мондый карар Уфа табиблары коронавируслы пациентка шушы чирдән терелгән кешедән алынган плазма җибәрелгәннән соң, ул үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратыннан алынгач кабул ителде, дип аңлатты.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: