Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы гражданнар өчен бик мөһим хәбәр җиткерә.
Бүгенге заманда балага акча юллаганда документлар җыеп, озын-озак чиратларда торасы юк. 3тән 7 яшькәчә балаларга яңа пособие алу өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы https://www.gosuslugi.ru/395727/1/info аша электрон гариза бирү дә җитә.
Башка документлар ведомствоара бәйләнеш форматында соратып алыначак.
Гаризалар шушы елның 1 июненнән кабул ителә башлаячак.
Фото: rodnik-plus.rbsmi.ru