Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 11:35

Газ кертүгә сертификатлар тапшырыла

Башкортстанда ташламалы категория гражданнарга шәхси торак йортларга газ үткәрүгә сертификатлар бирү дәвам итә.

Башкортстанда ташламалы категория гражданнарга шәхси торак йортларга газ үткәрүгә сертификатлар бирү дәвам итә. Искәртеп узабыз, әлеге сертификатларны бирү турындагы карар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан «матди яктан мохтаҗлык кичерүче гаиләләр» өйләренә газ кертә алсын өчен кабул ителгән иде.
Республика Башлыгы указы нигезендә 100 мең сумлык сертификатны - Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, 60 мең сум сертификатны инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче һәм күпбалалы гаиләләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта аз керемле гражданнар өчен номинал шулай ук 100 мең сум тәшкил итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сертификаттан аны алганнан соң ике ел дәвамында файдаланырга мөмкин. Агымдагы ел башыннан һәм апрель аена Башкортстанның торак программаларын тормышка ашыру идарәсе тарафыннан 3,6 миллион сумнан артык суммага 55 сертификат түләнгән.
Башкортстан бюджетыннан бу эшләргә агымдагы елда 200 миллион сум бүлеп бирелгән. Шәхси торак йортка газ үткәрү буенча чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплау буенча чараларда катнашу өчен республика гражданнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларына һәм күпфункцияле үзәк бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: