Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 17:30

ХАЛЫК УҢАЙ ФИКЕРДӘ

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең 81 проценты 11 майда Президент Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларын халык өчен мөһим дип саный.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең 81 проценты 11 майда Президент Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларын халык өчен мөһим дип саный.

Тәкъдим ителгән чараларны бизнес өчен мөһим дип респондентларның 66 проценты саный.

Сораштырылучыларның күбесе (73 процент) дәүләт башлыгы пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтыла, дип белдерә.

Гражданнарның өчтән икесе (67 процент) Русиядәге хәл Президент контролендә дип ышана. Шундый ук русиялеләр (66 процент) Владимир Путин кешеләрнең проблемаларын аңлый дип ышана. Сораштыруда катнашучыларның 75 проценты дәүләт башлыгының мөрәҗәгате үзендә уңай тәэсир калдыруын таный. Шундый ук сандагы респондентлар Президент чыгышының эчтәлеге белән канәгать.

16 яшькә кадәр балаларга - 10 мең сум (сораштырылучыларның 95 проценты), эшләмәүчеләр өчен бала карау буенча минималь пособиене ике тапкыр арттыру (93 процент); апрель-июньдә 3 яшькә кадәр балаларга - 5 мең сум (92 процент); 7 яшькә кадәр балалары булган мохтаҗ гаиләләргә субсидия (91 процент) бирүне күпчелек русиялеләр уңай бәяләгән.

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: