Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 17:35

МЕНӘ СИҢА, МӘ!

100 ЯШЬЛЕК ӘБИ КОРОНАВИРУСНЫ ҖИҢГӘН!

Ул дәваханәдән 13 майда, 100 яше тулган көнне чыгарылган.

Пелагея Пояркова - Русиядә, коронавирустан терелеп, дәваханәдән чыгарылган 100 яшьлек беренче пациент.

Әбекәй планлы дәвалау курсын узганда коронавирус йоктыра. Аның янында палатада ятучы хатында шушы чир булып чыга. Аннары Пелагея әби комплекслы терапия уза.

Пелагея Михайловна Мәскәүдә туган. Бөек Ватан сугышында ирен югалткан, күкрәк баласы белән ялгыз калган. Хәзер Пелагея Михайловна кызы һәм кияве белән яши.

Дәваханәдән чыгарганда, әбине юбилее белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итәләр.

Сугыш афәтләрен үтүчеләр нык була шул алар.

Фото:

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: