Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 18:35

ТУЙМАЗЫДА КОТОЧКЫЧ ХӘЛ БУЛГАН

Чүп контейнерында яңа туган бала табылган

14 май иртәсендә Туймазы районы полициясенә чүп контейнерында яңа туган бала табылуы турында хәбәр килгән. Билгеле булганча, сабыйны ихата себерүче тапкан. Ир контейнер янына килгәч, кечкенә сабый кулын күреп калган. Сабый кием-салым пакетында яткан. Ул баланы җылы бинага алып кергән, ә аннан соң ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Яңа туган бала малай булып чыккан.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча баланың әнисенең шәхесен ачыклаган. Ул 36 яшьлек хатын булып чыга. Хатын балигъ булмаган ике баласы белән абыйсында яши. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул иртәнге сәгать 4тә туганының фатирында бала тапкан һәм шунда ук яңа туган сабыйдан котылырга ашыккан.

Материаллар Башкортстан буенча Русия Тикшерү комитетының Туймазы районара тикшерү бүлегенә тапшырылган, җинаять эше кузгатылган.

Хәзер сабый дәваханәдә табиблар күзәтүе астында.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: