Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 18:30

ВАКЦИНА КЕМГӘ БЕРЕНЧЕ ЯСАЛАЧАК?

Русиядә халыкны COVID-19 инфекциясеннән вакциналауны берничә сценарий буенча үткәрергә мөмкиннәр, шул исәптән "хәрби" кагыйдә буенча да.

Русиядә халыкны COVID-19 инфекциясеннән вакциналауны берничә сценарий буенча үткәрергә мөмкиннәр, шул исәптән "хәрби" кагыйдә буенча да.

Бу хакта "Парламентская газета" хәбәрчесенә Русия Фәннәр академиясе академигы Сергей Колесников сөйләгән.
Аның сүзләренчә, мондый ысулны власть вирустан кешеләр үлеме арткан вакытта куллана ала.
"Бу очракта барлык халыкны түгел, ә "янаучы" контингентның бер өлешен, коронавирус инфекциясе "учаклары"нда эшләүчеләрне, шулай ук авыру куркынычы булган кешеләрне беренче чиратта вакциналый башлаячаклар", - ди галим.

Колесников билгеләп үткәнчә, мондый сценарий гадәти түгел. Әмма бу очракта вакциналауны көз көне яки кыш алдыннан үткәрә башларга мөмкин. Традицион юл исә якынча йөзләгән варианттан иң көндәшлеккә сәләтле вакцинаны сайлап алып үткәрелә. Мондый сценарий вакциналауның соңрак вакытка күчерелүен күз уңында тота, диде Колесников.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко фаразлары буенча, коронавирустан вакциналау өчен беренче препаратлар июль ахырына барлыкка киләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөньяда йөздән артык фармакологик компания вакцина эшләү белән шөгыльләнә.

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: