Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2020, 11:45

Янә 49 яңа очрак ачыкланды

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада авыручылар саны 1696га җитте.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада авыручылар саны 1696га җитте.

Стационарларда 487 кеше дәвалана. Аларның 33е авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Җиңел формада авыручы 725 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә ике кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Барлыгы савыгучылар саны - 468.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән.

Пневмония белән 48 кеше госпитализацияләнгән. 45 кеше пневмониядән савыгып дәваханәдән чыккан.

Бүгенгә республикада коронавируска барлыгы 130 мең 617 тикшерү үткәрелгән, 122 мең 620 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 5877 тест ясалган, 5668 кеше тикшерелгән.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: