Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 11:05

Авыручылар саны Башкортстанда 1784кә җитте

14 майга республикада коронавирус йоктыручылар 88 кешегә арткан. Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Башкортстанда 1784кә җитте. Бу хакта кичәге чираттагы брифингта хәбәр ителде.

14 майга республикада коронавирус йоктыручылар 88 кешегә арткан. Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Башкортстанда 1784кә җитте. Бу хакта кичәге чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Савыгуылар – 524. Соңгы тәүлектә 56 кеше коронавирустан терелгән. Яңа үлем очраклары юк. Барлыгы коронавирус 16 якташыбызның гомерен алып китте.
Коронавирус белән җиңел формада авыручы 664 кеше амбулатор дәвалана.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, лаборатор тикшерүләр куәте көннән-көн арта бара. Республикада тикшерүләр саны тәүлегенә 7 меңгә якынлаша.
Белгечләр коронавируска тест үтүгә җаваплы карарга киңәш итте. Мөмкинлеге булганнар түләүле лабораторияләрдә тикшерелә ала. Табиб тикшерү билгеләүне дә инкарь итмәсәк кирәк. Чөнки нәкъ мөмкин кадәр күп кешенең тест үтүе хәлне дөрес ачыклый һәм изоляция чаралары тәмамлануның вакытын билгели.
Брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның антиковид плазмасы тапшырган донорларга өстәмә түләүләр билгеләве турында указ чыгаруын хәбәр итте.
Указга ярашлы, коронавирустан савыгып, кан тапшырган кешеләргә мондый суммалар түләнәчәк: 300 миллилитрдан башлап – 2500 сум, 450 миллилитрдан – 3750 сум, 600 миллилитр кан тапшырганда – 5 мең сум.
Брифингта авыр шартларда һәм коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында да сүз булды. Бүген барлык тиешле түләүләр дә бирелеп бетәргә тиеш.
Белгечләр җәмәгать урыннарында саклык чараларына җитди карарга киңәш итте.

Фото: umedp.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: