Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 12:30

РЕСПУБЛИКАНЫҢ ЯШЕЛ БАЙЛЫГЫН АРТТЫРЫЙК

Кеше үз гомерендә бер генә агач булса да утыртырга тиеш дигән сүз бар халыкта. Яшь агач – бу илнең яшел киләчәгенә өлеш кенә түгел, ә аңа гомер бүләк иткән кешенең күңел көзгесе дә.

Кеше үз гомерендә бер генә агач булса да утыртырга тиеш дигән сүз бар халыкта. Яшь агач – бу илнең яшел киләчәгенә өлеш кенә түгел, ә аңа гомер бүләк иткән кешенең күңел көзгесе дә.

Первомайский авыл Советының Матвеевка авылының тарихы гадәти түгел. Аңа 1925 елда нигез салына, ә 1984 елда ул күчерелә. Әмма кешеләр әле булса үзләренең кече туган илләрен онытмый.

Элегрәк урам булган җирдә урындагы депутат Петров Петр Викторович инициативасы белән май бәйрәмнәрендә ике меңнән ашу агач утыртылды.

Петр Викторович яраткан эше – фермерлык эше белән шөгыльләнә. Элек авыл булган урында агачлар утырту идеясы берничә ел элек туган. Әмма аны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлек булмый торган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә һәм Яшәү пунктлары эстетикасы елында бу план тормышка ашкан. Первомайский авыл Советы хакимияте ярдәме һәм Петр Викторович инициативасы белән биредә каен, усак һәм нарат агачлары утыртылды.

Бу кадәр агач утырту өчен әзерлек тә кирәк. Тракторчы Василий Наумов туфракны тигезләгән, урынын сөргән.

2 майда эш башлап, 560 каен һәм усак утыртканнар. Икенче көнне 200 ылыслы агач. Арытабангы ике көндә тагын берничә йөз каен һәм усак үсентеләре.

“Эш көйле барды. Һәркем эшен җаваплылык тоеп, белеп башкарды. Шуңа күрә кыска гына вакыт эчендә 2 меңнән ашу агач утырту мөмкин булды”, - дип дәртләнеп сөйли Петр Викторович.

Әле эшләр тәмамланмаган. Бу эштән туганнары да читтә калмый. Агач утыртуда Петровларның берничә буыны – Василий, Павел, Михаил, иркәләре Сергей, Данила, Илья, Матвей, Евгений һәм Алексей катнашкан.

“Иң кече ярдәмчебез, Ильяга – 4 яшь. Ул сөенеп үсентеләр ташыды һәм су сипте”, - дип сөйләде Петр Викторович.

Якын арада Петровлар гаиләсе агачлар ныгынганчы аларны уратып алуны планлаштыра. Ә алдагы елга агач утырту эшен дәвам итәргә һәм тагын меңнәрчә агач утыртырга ниятли.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: