Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 14:00

САУЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ГОМЕРЛӘРЕН КУРКЫНЫЧ АСТЫНА КУЕП

11 майда расланган COVID-19 диагнозлы авыруларны дәвалаучы Патриотик урамында урнашкан тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар нигезендә җәелдерелгән йогышлы авырулар госпиталендә һәм әлеге диагнозлы затлар белән аралашкан пациентлар өчен изоляторда (Төрешле авылы табиблык амбулаториясе нигезендә булдырылган) 2 санлы дәваханә медицина хезмәткәрләренең икенче вахтасы тәмамланды.

Табиб һөнәре элек-электән абруйлы саналган. Бүген, бөтен дөнья коронавируска каршы көрәшкән чакта аның әһәмиятен бигрәк тә яхшы аңлыйсың. Нәкъ медиклар әле явыз вируска каршы бөтендөнья көрәштә алдынгы сызыкта тора. Болай да табибларның киеренке көндәлек эш көннәре чын алышка әверелде.

11 майда расланган COVID-19 диагнозлы авыруларны дәвалаучы Патриотик урамында урнашкан тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар нигезендә җәелдерелгән йогышлы авырулар госпиталендә һәм әлеге диагнозлы затлар белән аралашкан пациентлар өчен изоляторда (Төрешле авылы табиблык амбулаториясе нигезендә булдырылган) 2 санлы дәваханә медицина хезмәткәрләренең икенче вахтасы тәмамланды.

Апрель башында госпитальдә һәм изоляторда эшләү мәсьәләсе килеп тугач, бу ирекле рәвештә хәл ителде. Тарихтан без авыр хәлләрдә табибларның, медицина шәфкать туташларының шулай ук сайлау алдында калганын беләбез, кагыйдә буларак, алардан күбесе Гиппократ антына тугры кала һәм авырулар һәм пациентлар файдасына карар ясый. Бүген дә, бу традицияләрнең саклануын күрдек.

Беренче төркем табиблар, медицина шәфкать туташлары, санитаркалар ике атналык вахтаны 12 апрельдә башлады. 26 апрельдә 2 санлы дәвахәнәнең баш табибы Эльвира Гыйльванова коллегалары белән горурлык хисе кичереп, социаль челтәрләрдә аларны эшсөяр, куркусыз дип атады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Эльвира Рәшит кызы медикларга һәм хезмәтләндерүче персоналга гаять авыр шартларда эшләргә туры килүен сөйләде. Саклану чараларын кигәндә һәм салганда кагыйдәләрне катгый үтәү зарур. Бу бик катлаулы: башта бер кат, аннары икенче кат киенергә кирәк. Кайсы артыннан кайсы икәнен бутарга һич ярамый.

Смена вакытында саклану киемен салырга рөхсәт ителми. Димәк, берничә сәгать ашарга да, эчәргә дә ярамый дигән сүз. 14 көн дәвамында шундый эш графигы. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да авыр: алар озакка якыннарыннан аерылып тора, аларны сагына, борчыла.

Әлеге кыю кешеләр арасында поликлиника мөдире корпус 3 (элекке район поликлиникасы) Вахитова Венера Линеровна (фотода) да бар. Ул ике вахта рәттән эшләгән: беренчесендә – изоляторда, ә икенчесендә, 27 апрельдән 11 майгача – расланган COVID-19 диагнозлы авырулар госпиталендә.

“Тормышта батырлык өчен һәрвакыт урын бар”, диләр. Бу еш яңгыраган әйтем бүгенге чынбарлыкта медицина хезмәткәрләренең саулыкларын һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы сызыкта булулары бу сүзләрнең дөрес икәнен тагын бер кабат исбатлый. Чынлап та, В.Л.Вахитова һәм аның хезмәттәшләре – куркуны белми торган, кыю кешеләр. Ул, иптәшләре кебек, үзенең гамәлләрен батырлык дип санамый, бары тик бурычымны үтәдем ди. Тыйнаклыкка аны, акушерка, фельдшер, фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып эшләгән әнисе, Гафура Хәйрулла кызы өйрәткән. Төн дими, көн дими, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә, һава торышы нинди булуга карамастан, Гафура Хәйрулла кызы авырулар янына ашыккан.

Венера Линер кызы кешеләргә булган мөнәсәбәте, тормышка карашы белән әнисенә бик нык ошаган. Шуңа күрә дә ул медицина һөнәрен сайлаган.

1985 елда Венера Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кергән. 1991 елда Стәрлетамакның иң яхшы дәваханәләренең берсе – “Сода” медсанчастендә интернатура үткән. Җаваплы, башкаручан, авыруларга игътибарлы яшь терапевтны шунда ук үз итәләр. Ул медицина учреждениесенең тату, эшсөяр коллективына тиз кереп китә. 28 ел дәвамында Венера Линер кызы участок терапевты булып хезмәт сала. Бу эшен стационарда да уңышлы алып бара, хезмәттәшләренә һәм яшь табибларга һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Бер ел элек аны поликлиниканың 3 корпусы мөдире итеп тәгаенләделәр. Эш яңа, дәвалау процессын оештыруга юнәлтелгән.

Шунысы куанычлы, мәкалә героебызның балалары да медицинага якын өлкәдә эшли: кызы – провизор, улы – медицина технологияләрен эшләүче инженер. В.Л.Вахитова: “Эпидемиологик хәлләргә бәйле, соңгы вакытта медикларга җиңел түгел, сугыш чорындагы кебек эшлибез. Табиб һөнәрен сайлаганда ук үзебезнең кешеләргә бернигә карамый һәрчак ярдәм итәргә тиешлегебезне аңлый идек. Госпиталь оештырылгач, без ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр соң дип мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде.

Р.ИЛЬКИНА.

Читайте нас: