Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 12:05

ТАБИБЛАР ТИЕШЛЕ АКЧАНЫ АЛГАНМЫ?

Республика Башлыгы Рәдий Хәбиров оператив киңәшмә барышында сәламәтлек саклау министры Максим Забелиннан бүгенге көндә түләүләр белән эшләр ничек баруы турында сорашты.

Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларга түләү өчен федераль акчалар төбәкләргә җиткерелгән, шул исәптән Башкортстанга да.

Республика Башлыгы Рәдий Хәбиров оператив киңәшмә барышында сәламәтлек саклау министры Максим Забелиннан бүгенге көндә түләүләр белән эшләр ничек баруы турында сорашты.

Министр хәбәр иткәнчә, республика медицина хезмәткәрләре өчен федераль һәм төбәк бюджетлары исәбеннән өстәмә түләүләр билгеләнгән.

"Өстәмә дәртләндерү түләүләре турыдан-туры коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә тиеш. Бүген 16 сәгатьтә өч учреждение буенча соңгы түләүләр тәмамлана. Барлык төп түләүләрне кешеләр 12-13 майда алды», - диде Максим Забелин.

Билгеле булуынча, 12 майда Башкортстан Башлыгы ике көн эчендә СОVID-19 белән эшләүче медикларга тиешле акчаны түләп бетерүне йөкләде.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: