Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 13:10

УМАРТАЛЫК ЗАКОНДА

Ветеринарларга хайваннарны гына түгел, ә бал кортларын да дәваларга туры килә, алар шулай ук йогышлы һәм паразитар авырулардан җәфа чигә. Шуңа күрә, РФ «Ветеринария турында»гы 4979-1 санлы Законының 2.5 статьясы һәм «Умартачылык турында»гы Законның 6 статьясы күрсәткәнчә, «баллы» бөҗәкләр башка авыл хуҗалыгы хайваннары белән беррәттән исәпкә алынырга һәм тәңгәлләштерелергә тиеш. Бу хакта без Стәрлетамак районара ветстанциясенең эпизоотиягә каршы отряд начальнигы Г.Г. ЯУБАСАРОВ белән әңгәмәләштек.

Ветеринарларга хайваннарны гына түгел, ә бал кортларын да дәваларга туры килә, алар шулай ук йогышлы һәм паразитар авырулардан җәфа чигә. Шуңа күрә, РФ «Ветеринария турында»гы 4979-1 санлы Законының 2.5 статьясы һәм «Умартачылык турында»гы Законның 6 статьясы күрсәткәнчә, «баллы» бөҗәкләр башка авыл хуҗалыгы хайваннары белән беррәттән исәпкә алынырга һәм тәңгәлләштерелергә тиеш. Бу хакта без Стәрлетамак районара ветстанциясенең эпизоотиягә каршы отряд начальнигы Г.Г. ЯУБАСАРОВ белән әңгәмәләштек.

- Галим Гали улы, умарталык хуҗаларына нинди ветеринария-санитария таләпләрен үтәргә кирәк?

- Алар «Умартачылык турында»гы федераль Законда язылган. Аның нигезендә эшләү өчен умартачыга шактый күп документлар кирәк. Беренче чиратта, умарталыкны ветеринария хезмәте белән килештерергә, махсус бәяләмә – ветеринария-санитария паспорты алырга кирәк. Умарталыкка кортларның сәламәтлеген, аларны эшкәртүне күзәтеп, умарталарны тикшереп торучы ветеринария белгече беркетелә.

Моннан тыш, умарталы участок караган авыл биләмәсе хакимиятенә исәпкә кую зарур. Авыл Советы бал кортларыгыз булуы турында белешмә бирә һәм алар турында мәгълүматны хуҗалык кенәгәсенә кертә. Әгәр күчмә умарталык варианты карала икән, аны урнаштыруны да килештерергә кирәк, тик бу очракта умарталык хуҗасы умарталарын кайда урнаштырган шул авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермер хуҗалыклары белән сөйләшергә тиеш. Муниципаль район җире булса, авыл Советы белән сөйләшеп килешергә туры киләчәк.

Шулай ук, «Ветеринария турында»гы Закон нигезендә, хайваннарны исәпкә алу һәм теркәүнең милли системасында теркәү өчен уникаль эмиссион номер биреп, умарталыкны идентификацияләү зарур.

- Умарталарны чиплау?

- Әйе, бу штрих-кодлы сары төстәге пластик бирка. Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан республикада хайваннарны, шул исәптән умарталарны да, мәҗбүри рәвештә чиплау башланды. Чараның максаты яхшы: бу балның һәм башка умартачылык продуктларының килеп чыгышын ачыкларга мөмкинлек бирә. Дөньяның теләсә кайсы почмагында сатып алучы, мәгълүматны код аша укып, әлеге балның, мәсәлән, Башкортстанда җитештерелүен беләчәк. Бу танылган башкорт балының имиджын арттырачак һәм ялганлау очракларын шактый киметәчәк.

- Умарталыкны законлаштыру - бик гади эш, дип әйтмәс идем.…

– Аның каравы бу процедура бал кортлары хуҗаларына шактый файда бирә. Әгәр умарталык теркәлсә, тиешле документта умарта күчләренең төгәл саны күрсәтелә. Әгәр дә бал кортлары реестрга кертелмәгән булса, юридик кимәлдә алар юк дигәнне аңлата. Димәк, урлау, табигый бәла-казалар яки башка форс-мажор хәлләр булган очракта, чыгымнарны каплауга дәгъва итү шактый катлаулы булачак.

Икенче уңай ягы - продукцияне сату шартларында. Бал, бал икмәге (перга) яки аналык сөтен базарда сату өчен җирле ветеринария лабораториясеннән умартачылык продуктларының сыйфаты турында белешмә кирәк. Бал кортларын теркәгән һәм умарталык паспоры булган умартачылар бу процедураны артык авырлыкларсыз узачак һәм законлы нигездә бал сата алачак.

Тагын бер мөһим нәрсә. Законлаш- тырылган умарталык бал кортлары үлеме аркасында килгән казаны күтәрүне дә җиңеләйтә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сыйфатсыз агрохимия куллануы сәбәпле, умартачылар еш кына югалтулар кичерә. Умарталык теркәлгән очракта аның хуҗасы, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле үзидарә органнары аша эшкәртелә башлаганчы 7 тәүлек кала, препаратның исеме һәм гамәлдә булу срогы күрсәтелеп, кисәтелә. Әгәр бал кортлары агуланып үлә икән, аларның хуҗасы судка мөрәҗәгать итә һәм компенсация таләп итә ала.

Моннан тыш, умарталыкка теркәү документлары булган умартачы ташламалы кредитлар һәм грантларга, умартачылык җиһазлары сатып алуга чыгымнарны каплау өчен дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала.

- Умартачылар еш кына умарта гаиләләре сатып ала һәм аларны башка төбәкләрдән алып кайта.

- Сатып алучының алып кайтканда һәм барган урынында теркәлгәндә «Меркурий» системасында электрон рәвештә рәсмиләштерелгән озату документлары булырга тиеш. Мәгълүмат системасында документлар белән танышканнан соң, без, кемнең кемнән мал-туар, ит, сөт продукциясе генә түгел, ә умарта кортлары да сатып алганын күрәбез. Республикага читтән килгән бал кортлары, Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат үзәге белән килешенеп, моның өчен махсус билгеләнгән урында 30 көнлек карантин узарга тиеш. Стәрлетамак районында бал кортлары өчен карантин мәйданчыгы Николаевка авыл Советының Кунакбай авылыннан 7 чакрым төньяк-көнбатышта урнашкан.

Бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.6, 10.8 статьялары бар, аларга ярашлы карантин кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф каралган.

- Безнең районда БР дәүләт ветеринария хезмәтенең вәкаләтле учреждениесе булып Стәрлетамак районара ветстанциясе тора. Умарталык хуҗалары «бал кортлары» мәсьәләләре буенча сезгә мөрәҗәгать итә аламы?

- Дөрес, Стәрлетамак районара ветеринария станциясе Яңа Отрадовка авылында, Мәктәп урамы, 2 санлы йортта урнашкан. Телефоннар: 8 (3473) 26-75-10; 8 (3473) 26-70-73.

Безнең учреждение умарталар паспортын рәсмиләштерә һәм елына бер тапкыр анда ветеринария-санитария торышы, эпизоотик хәл, дәвалау-профилактика чаралары нәтиҗәләрен кертә.

Вируслы, бактериаль һәм гөмбәчек авыруларын булдырмау өчен умарта үрчетү, үлгән бал кортлары (подмор), шулай ук бал, бал икмәге, балавыз, кәрәзләр, медонослар һ.б.

лаборатория тикшеренүләре башкорт фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең Стәрлетамак филиалында (Стәрлетамак шәһәре, Стәрлебаш тракты, 32) башкарыла.

- Рәхмәт, Галим Гали улы, бүген сез уртаклашкан мәгълүмат умартачылык – бизнес та, яраткан шөгыль һәм эш тә булган гәзит укучыларыбызга файдалы булыр дип өметләнәбез.

Л.ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

Читайте нас: