Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 11:30

ЯРДӘМ БАРЫСЫНА ДА КҮРСӘТЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Башкортстанда медицина учреждениеләре тулы күләмдә эшләргә һәм коронавируслы авыруларга гына түгел, барлык пациентларга да ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу хакта кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Республика җитәкчесе Социаль коммуникацияләр буенча Башкортстан Башлыгы идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковскаяга кешеләрнең башка авырулар буенча медицина ярдәме алалмавы турында мисаллары, мөрәҗәгатьләре өчен махсус чат булдырырга кушты. Чатта республика Башлыгы үзе дә булачак һәм барлык хәбәрләрне күреп торачак.

– Моны җитди эшләргә кирәк. Миңа берничә очракны җибәрделәр инде, карадым – чәчләр үрә торырлык. Күп энергияне коронавирус белән көрәшкә бирүебез белән кешеләр газаплануына юл куймаска тиешбез. Мин бу хәлне җитди күзәтәчәкмен, – диде Радий Хәбиров.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: