Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 Май 2020, 14:30

ЮГАЛГАН КЕШЕЛӘРНЕ ЭЗЛИБЕЗ!

2018 елның июлендә Стәрлетамак шәһәрендә һәм Стәрлетамак районында волонтерлар инициатив төркеме тарафыннан югалучыларны эзләүдә оператив эшләү һәм гражданлык ярдәме, полиция хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү өчен «Отклик» ирекле эзләү-коткару отряды оештырылды. Моның өчен Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Тикшерү комитеты, шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге хакимият органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган.

2018 елның июлендә Стәрлетамак шәһәрендә һәм Стәрлетамак районында волонтерлар инициатив төркеме тарафыннан югалучыларны эзләүдә оператив эшләү һәм гражданлык ярдәме, полиция хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү өчен «Отклик» ирекле эзләү-коткару отряды оештырылды. Моның өчен Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Тикшерү комитеты, шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге хакимият органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган.

Хәзерге вакытта отрядның гомуми саны 70 кешегә җитте, аларның уртача яше - 27.

Отряд эшчәнлеге социаль челтәрләрдә киң яктыртыла («Вконтакте» социаль челтәрендә 7 800 дән артык кеше исәпләнә.)

Эшләү чорында отряд ирекле ярдәмчеләр төркеменнән структуралы оешмага әверелде. Эзләү эшләрендә катнашучыларның барысы да ирекмәннәр, әмма шартлы рәвештә «Отклик” «Отклик» отрядына һәм «Отклик» хәрәкәтенә бүленә. Тиешле укуны узган һәм кирәкле компетенцияләр җыелмасына ия даими состав бар - отряд менә шул инде. «Отклик» хәрәкәтендә чит бәла-казага битараф булмаган барлык кешеләр катнаша ала.

2018 елда отрядны оештырганда эзләү гамәлләренең нәтиҗәлелеге өчен отрядның эшчәнлек географиясе чикле - бу Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы гына иде. Хәзерге вакытта отрядта аннан гына түгел, ә Салават һәм күп кенә өлеше Ишембай шәһәре ирекмәннәреннән тора. («Отклик» ДПСО филиалы)

2018 елның июленнән башлап «Отклик» отряды Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре, Чишмә, Авыргазы, Гафури, Стәрлетамак районнары буенча полиция хезмәткәрләренә югалган кешеләрне эзләүдә ярдәм күрсәтте.

Отряд тарафыннан даими рәвештә социаль акцияләр һәм флешмоблар оештырыла һәм үткәрелә. Әйтик, Югалган балаларны искә алу көненә багышланган «Кулымнан нык тот» акциясе бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен үткәрелә.

2018 елда «Вкон-такте» социаль чел-тәрендә өлкән яшьтәге кешеләрнең югалуын кисәтү мак-сатыннан «Картлык-ны хөрмәт итәргә кирәк» дигән флеш-моб оештырылдыһәм үткәрелде. 2019 елда «Яхшы тарихлар» хәрия фонды ярдәме белән Елена һәм Геннадий Тимченко фонды биргән акчага шул ук темага мәгълүмати кампания үткәрде.

«Отклик» ирекле эзләү-коткару отряды ирекмәннәре белемнәрен арттыру максатында яшьләр форумнарында, “түгәрәк өстәл”ләрдә, мастер-классларда, семинарларда һ. б. катнаша.

Ирекле эзләү-коткару отрядының «Отклик. Яңа дәрәҗә» проекты быел Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсында грант ярдәме алды.

Физик затлар арасында конкурста Русия Федерациясенең 84 субъектыннан барлыгы 1110 проект җиңүче дип табылды.

Читайте нас: