Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
16 Май 2020, 13:45

ҮСМЕРЛӘРГӘ ЭНЕРГЕТИКЛАР САТУНЫ ТЫЯРГА КИРӘК

Илнең 40тан артык субъектында балаларга энергетиклар сату буенча чикләүләр һәм тыюлар кертелгән. Константин Толкачев фикеренчә, аларны Башкортстанда да кертергә кирәк.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары балигъ булмаганнарга алкогольсез энергетик эчемлекләр сатуны, шулай ук балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, физкультура-савыктыру һәм спорт корылмаларында, яшьләр катнашлыгында мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү урыннарында мондый эчемлекләрне сатуны тыючы закон кертергә тели. Бу хакта төбәк парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, бу башлангыч үсеп килүче буынның сәламәтлеген яклауга юнәлтелгән, чөнки статистика мондый эчемлекләрне, нигездә, яшүсмерләр эчүен күрсәтә.

“Яшьләр энергетикларны бер каршылыксыз сатып ала һәм көндәлек дозасын контрольдә тотмыйча куллана. Ә бу эчемлекләрне артык куллану, организмга алкогольне чамасыз куллануга тиң зыян китерә, барыннан да элек йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый, дип расланган. Моннан тыш, балаларда депрессия барлыкка килә, бәйлелек формалаша”, — ди ул.

Илнең 40тан артык субъектында балаларга энергетиклар сату буенча чикләүләр һәм тыюлар кертелгән. Константин Толкачев фикеренчә, аларны Башкортстанда да кертергә кирәк.
Инициатива кабул ителгәннән соң депутатлар әлеге тыюны бозган өчен җаваплылык билгели торган закон проектын эшләргә ниятли.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/B-ylelek-energetiklardan-bashlana-271613/
Читайте нас: