Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
16 Май 2020, 13:25

ВИРУС КАЙЧАН ЧИГЕНЕР...

Нәүфәл Заһидуллин, Башкортстан медицина университетының эчке авыруларның пропедевтикасы кафедрасы мөдире, республикада коронавирустан авыручылар санының тиздән кими башлавын белдерде.

Нәүфәл Заһидуллин, Башкортстан медицина университетының эчке авыруларның пропедевтикасы кафедрасы мөдире, республикада коронавирустан авыручылар санының тиздән кими башлавын белдерде. Әмма үзизоляцияләү режимының йомшартылуы вирус таралуга уңай йогынты ясарга да мөмкин.

- Инде 20 майдан соң авыручылар саны көненә 80-90 кешедән түбәнрәк булуны көтәргә кирәк. Бу шәһәрдә санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше төгәл күзәтелүе белән бәйле. Күп кенә COVID-госпитальләрнең инде бушый башлавы көтелә, - ди ул.

Бүген Уфада тест уздыруга чиратлар юк диярлек һәм анализларда тоткарлыклар минималь. Тиздән коронавирусның гадәти трансформацияләнүенең кире процессы башланачагын да белдерде ул.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Bashkortstanda-koronavirusni-kaychan-chigen-ch-ge-bilgele-buldi-271742/

Читайте нас: