Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 Май 2020, 16:00

Андрей Назаров Уфа районында йогышлы авырулар дәваханәсе төзелешен тикшерде

Бүгенге көндә дәваханәнең төп биналары төзелгән. Вентиляция, су белән тәэмин итү, җылыту һәм янгын суүткәргечләрнең эчке челтәрләрен салу буенча эшләр бара.

Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфа районында йогышлы авырулар дәваханәсе төзелешен тикшерде.

Бүгенге көндә дәваханәнең төп биналары төзелгән. Вентиляция, су белән тәэмин итү, җылыту һәм янгын суүткәргечләрнең эчке челтәрләрен салу буенча эшләр бара. Төзелә торган дәваханәнең газ станциясен 16 майда кислород белән тулыландырдылар. Бу җайланмага соңрак үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең барлык аппаратлары да кертеләчәк. Бу инде яңа йогышлы авырулар дәваханәсен төзеп бетергәннән соң ук булачак.

Тиздән объектка төп медицина җиһазлары килә башлаячак.

Төзелеш эшләре берничә сменада алып барыла. Бер үк вакытта төзелеш мәйданчыгында меңгә якын кеше эшли. Объект бик мөһим, файдалануга тапшыру вакыты - рекордлы кыска. Шуңа күрә, параллель рәвештә биредә берьюлы берничә төр эш алып барыла, дип билгеләп үттеләр Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, инде бүген үк урам буенча асфальт җәю һәм тышкы яктырту баганаларын урнаштыру тәмамланып килә. Электр даими схема буенча бирелгән. Дәваханә инде электрга тоташтырылган. Төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Шуның белән бергә, яңа йогышлы авырулар дәваханәсе территориясен зур күләмдә яшелләндерү эшләре төгәлләнгән инде. Биредә 3,5-4 метр биеклектәге 400ләп нарат, чыршы һәм каен утыртылган. Агач утыртуның беренче этабы 8 майда тәмамланды. Көзен шул кадәр үк агач утырту планлаштырыла.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/D-vahan-shushi-k-nn-rd--zer-bulachak-272599/

Читайте нас: