Якутиядән Башкортстанга кайткан беренче 200 вахтовикның 14 көнлек карантины тәмамланды. Бүген алар гаиләләре янына юллана.
Вахтовикларны өйләренә алып кайту өчен обсерватор территориясенә “Башавтотранс”ның 7 автобусы килде. Алар Уфа, Мәләвез һәм Сибай юнәлешләре буенча кузгалды. Автобусларда хәвефсезлекнең бар чаралары да саклана: битлек һәм перчатка – мәҗбүри.
Исегезгә төшерәбез: май башында Якутиядән кайткан 400 вахтовик Әбҗәлил районындагы ял йортындагы обсерваторга урнаштырылган иде. “Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республика илдә иң беренчеләрдән булып якташларны Якутиядән кайтаруны оештырды, – ди район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов. – Вахтовикларның барысыннан да кайту белән коронавируска анализ алынды”.
Аның әйтүенчә, кайтучыларның 7есендә инфекция расланган. Аларны тиз арада Белорет дәваханәсенә озатканнар. Ә чир йоктыручылар белән аралашкан кешеләрне Аскар район дәваханәсенең инфекция бүлегенә урнаштырганнар.
“Безне чит җирдә ташламаганнары, кайтуыбызны оештырганнары өчен республика җитәкчесе Радий Хәбировка рәхмәтлемен, – ди Бөре районыннан Юрий Ардеев. – Әбҗәлил районы җитәкчелегенә, обсерватор хезмәткәрләренә дә яхшы шартлар оештырганнары өчен һәм, әлбәттә, табибларга рәхмәтлемен”.
Вахтовикларның икенче төркеме өйләренә иртәгә кайтачак.